news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында прокурор исемен йөрткән урамга агачлар утыртылды

Аның истәлеген мәңгеләштереп, аның исемен йөрткән урам башында обелиск куелды.

Әлки районында прокурор исемен йөрткән урамга агачлар утыртылды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 13 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Базарлы Матакның бер урамы якташыбыз, Иске Үргәгарда туып үскән Идият Хәмидуллин исемен йөртә. Әлки районы прокуратурасы коллективы шушы урам башында ике яклап миләш агачлары утыртты.

Идият Хәлил улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, берничә медаль, орденнар белән бүләкләнгән. Ул 20 ел дәвамында Татарстан Республикасы прокуроры булып эшли.

Аның истәлеген мәңгеләштереп, аның исемен йөрткән урам башында обелиск куелды.

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов әйтүенчә, прокуратура хезмәткәрләре үсентеләр тамыр җибәреп, үсеп китсен өчен аларны даими карап, тәрбияләп торачак.

 

 


news_right_1
news_right_2
news_bot