news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында “Патриот” клубы хәрби җыен үткәрде

Аннан соң укучылар пейнтбол уенында ярыштылар.

(Әлки, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). “Эстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Патриот” үсмерләр клубы хәрби җыен үткәрде, дип яза җирле басма.

Җыен “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында узды. Анда Базарлы Матак, Түбән Әлки, Хузангай урта мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары кыр шартларында беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Хузангай урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Юрий Гордеев балаларга яралы кешенең башын дөрес итеп бәйләү, кулга һәм аякларга шина салу күнекмәләрен күрсәтте. Аннан соң укучылар пейнтбол уенында ярыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100