news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында “Патриот” клубы хәрби уеннар үткәрде

Клуб әгъзалары – кадетлар пневматик винтовкадан атып ярыштылар.

(Әлки, 18 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында “Патриот” клубы хәрби уеннар үткәрде, дип яза җирле басма.

Базарлы Матакта эшләп килүче “Патриот” клубы кадетлары хәрби уеннарда катнаштылар.

Бу уеннар “Яшь имәннәр” балалар лагере территориясендә үтте. Аларны клуб җитәкчесе Андрей Зиньков оештырды.

Клуб әгъзалары – кадетлар пневматик винтовкадан атып ярыштылар, вакытка притивогаз киеп, төтен “пәрдәсе” аша хәрәкәт итеп, кул астында булган әйберләр ярдәмендә учак кыбызып осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук уеннар барышында Калашников автоматын сүтеп җыю буенча да ярыш булды. Аларда Базарлы Матак мәктәбеннән 21 бала катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча иң булдыклыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot