Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында ноябрь аенда сигез пар гаилә корган
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә яңа туган алты бала исәпкә алынган.
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Әлки районында ноябрь аенда сигез пар гаилә корган, район гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә яңа туган алты бала исәпкә алынган. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" язган.
Узган айда 8 пар никахлашкан, 3 гаилә аерылышкан. Ә ел башыннан бирле яңа туган 135 бала теркәлгән, 79 гаилә төзелгән, 26 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: 2015 елның ноябрендә 16 бала туган, 6 туй булган, 2 гаилә таркалган. Елның 11 аенда 137 бала туган, 78 никах теркәлгән, 36 пар араларын өзгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз