Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе үтте
Ә икенче өлешендә 15 укучының татар һәм рус телләре һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган эшләрен тыңлап бәя бирделәр.
(Әлки, 4 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Быел Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни-тикшеренү конференциясе гадәтләнгәнчә гимназиядә түгел, Балалар иҗаты йортында үтте. Язучы исемен йөртүче уку йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чарага Гөлфия ханым Дәүләтшина кайткан. Ул Казандагы Каюм Насыйри музее хезмәткәре, әтисе исемен мәңгеләштерү буенча армый-талмый зур эш алып бара. Конференция кунагы әтисе әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәрне, алар укыган шигырьләрне дулкынланып карады һәм тыңлады.
Укучылар әзерләгән сәхнә күренешен карагач һәм укытучылар башкаруында Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Әлкием-әллием-бәллием” җырын тыңлагач, конференциядә катнашучыларны гимназия директоры Фәридә Яруллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләделәр.
Ә икенче өлешендә 15 укучының татар һәм рус телләре һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган эшләрен тыңлап бәя бирделәр. Шунысы сөендерде: балалар төрле темаларны бик кызыксынып өйрәнгән, тулы итеп ачкан, һәм аларның чыгышы залда утыручылар өчен дә кызыклы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз