Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында милли көрәш турниры җиңүчеләре ачыкланды
Район көрәшчеләреннән тыш, Чистай, Нурлат районнарыннан да көчле яшьләр күп килгән иде.
(Әлки, 13 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Заманында Муса Җәлил исемендәге республика призына үткән ярышларда җиңеп чыккан Талибулла Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган ярышларга өч районның иң көчле яшь спортчыларын җыйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Батыр Талип” дигән исем йөртте ул. Талибулла ага бүгенге кебек заманча спорт залларында, тәҗрибәле тренерлар кул астында чыныгу алган көрәшче түгел иде. Ул гомер буе тракторчы булып эшләгән. Күп көч сорый торган авыр хезмәттән беркайчан курыкмаган.
Талибулла Яруллин истәлегенә ярышларга быел, район көрәшчеләреннән тыш, Чистай, Нурлат районнарыннан да көчле яшьләр күп килгән иде. Бәйгене тантаналы ачып, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләде.
Алар арасыннан Фаил Мөхәммәтшин (Яңа Салман), Илзат Әхмәров (Базарлы Матак), Марат Зәкиҗанов (Чуаш Кичүе), Марат Сәгыйров (Түбән Әлки), Фәнзил Хәмидуллин (Түбән Әлки), Константин Рыжков (Иске Тахталы), Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак), Никита Хәйруллин (Иске Тахталы), Данил Зәйнуллин (Алпар) беренче урын алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз