Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Медицина хезмәткәрләре көнен тантаналы билгеләп үттеләр
Хезмәт алдынгылары Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлки районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
(Әлки, 23 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Газиз Нуруллин). Әлки районында Медицина хезмәткәрләре көнен тантаналы билгеләп үттеләр. Бәйрәм хөрмәтенә Базарлы Матак район хастаханәсенең утырышлар залында тантаналы җыелыш булды, дип яза җирле басма.
Анда районның барлык табиблары, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, сәламәтлек саклау тармагында озак еллар эшләгән ветераннар да катнашты.
Хезмәттәшләрен бәйрәм белән баш табиб урынбасары Эма Шәйхетдинова котлады. Ул районда халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләренең ничек хәл ителүе, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын үстерү, дәвалау учреждениеләренең матди базаларын ныгыту турында сөйләде.
–Барыгызга да уңышлы хезмәт, яңа җиңүләр телим, алда сезне тигез юллар гына көтсен. Безнең зур коллективыбыз бердәм, тату, төрле спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Берәр проблема килеп туса, без аны бергәләп хәл итәбез,–диде ул.
Эма Шәйхетдинова сүзләренә өстәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Бухарова болай диде:
–Табиб хезмәте бәяләп бетергесез мөһим. Сез кешеләр сәламәтлеген кайгыртасыз, аларны аякка бастырасыз, гомерләрен саклап каласыз. Табиб я шәфкать туташының бер җылы сүзе дә авыру өчен кайчак таяну ноктасына әйләнә. Хәзер хастаханәләрдән халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологияләр гамәлгә кертелә, район авылларында яңа ФАПлар куллануга тапшырыла. Сезгә сәламәтлек телим,–диде ул.
Бу җыелышта медицина хезмәткәрләренә һәм ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр. Хезмәт алдынгылары Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлки районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз