Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында машиналарның кыргый җанварларны бәрдерүенең өч очрагы булган
Һәр очракта машиналар нык ватылган.
(Әлки, 1 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Яз-җәй айларындаӘлки районында районда кыргый җанварларны машина бәрдерүнең өч очрагы булган, дип яза җирле басма.
Кыргый җәнлек-җанварларның балалары инде үсеп җитеп килә, әмма аларның үз-үзләрен саклый белү күнекмәләре һәм тәҗрибәләре юк әле. Алар, әйтик, кабан дуңгызы, поши, куян, кыр кәҗәсе балалары урманда, кырда йөргән җирләреннән автомобиль юлына да йөгереп чыгалар. Юлдагы машина шәйләмичә аларга килеп бәрелсә, хайваннарга да, автомобильгә дә зыян килә. Ә иң хәвефлесе – машинадагы кешеләр дә зыян күрергә мөмкин.
Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әнә шул хакта искәртә һәм машина йөртүчеләрне уяу һәм сак булырга чакыра. “Бигрәк тә урман буеннан, кукуруз, көнбагыш кырлары яныннан узучы юлларда саклык чараларын күрергә кирәк. Эңгер-меңгердә, караңгыда җәнлек-хайваннарга бәрелү куркынычы бигрәк тә арта”,–ди ул.
Әле үткән атнада гына төн уртасында Түбән Кәчи авылы янында җиңел автомобиль кабан дуңгызын бәрдергән. Җанвар, мөгаен, имгәнгәндер, әмма ул качкан. Ә машина бик нык зыян күргән. Җәй башында Чуаш Кичүе авылы янында автомобиль кабан дуңгызын бәрдергән булган. Ә Каракүл авылы янында шулай ук төнлә йөк машинасы пошига бәрелгән. Һәр очракта машиналар нык ватылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз