Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында «Мария әбинең 400 такмагы» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Беренче урынны бии-бии такмак әйткән Любовь Борисовага бирделәр.
(Әлки, 21 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы мәдәният йортында «Мария әбинең 400 такмагы» дигән бәйге үтте. Анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар рус, татар һәм чуваш телләрендә такмаклар җырладылар. Бу такмакларның күбесен авыл мәдәният йортлары һәм клублары, өлкән буын вәкилләреннән сорашып язып алган, туплаган. Һәм, үзешчән артистлары белән берлектә сәхнәдән күрсәтерлек итеп әзерләгән.
Чыгышлар берсеннән-берсе кызык иде. Шулай булмыйча, халык авыз иҗатының иң киң таралган төре булган такмаклар тормыштагы уңай я тискәре күренешләрне юмор хисе аша, очкын сүз һәм шаян көй ярдәмендә әйтеп бирә бит. Такмак мактый да, тәнкыйтьли дә, мыскыллап көлә дә белә. Шуңа аны халык үз итә. Тамашачы да чын күңелдән алкышлый.
Бәйгедә аерым чыгыш ясаучылар да, ансамбльләр дә катнашты. Соңыннан жюри нәтиҗә ясады. Беренче урынны бии-бии такмак әйткән Любовь Борисовага бирделәр. Триолар арасында җиңүчеләр дип район мәдәният йорты каршында оешкан «Сөмбел» һәм «Алькеевские перезвоны» танылды. Ансамбльләр арасында Югары Әлки клубы каршында эшләп килүче «Йолдызчык”ка беренче урын билделәр.
Күп еллар тамашачыны сөендереп торган коллектив — Демидовка авылыннан «Рябинушка» ансамбле икенче урында.
Гомумән, конкурста катнашкан беркем дә игътибарсыз калмады — барысын да диплом белән бүләкләделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз