news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында мәктәп укучыларына пенсия турында сөйлиләр
25 сентябрьдә районда укучылар өчен бердәм пенсия белемнәре көне старт алды.
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Пенсия фондының Әлки районы идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә пенсия, финанслар һәм социаль белемнәр буенча ачык дәресләр үткәрә. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Анда укучыларга пенсия хокуклары, пенсиянең ничек формалашуы, нәрсәгә бәйле булуы, индивидуаль исәп-хисап счеты иминият номерының (СНИЛС) яшел төстәге картасы нигә кирәклеге турында сөйләделәр. Булачак пенсияне яшьтән кайгырту зарурлыгы һәм ак хезмәт хакы алуның мөһимлеге хакында да тәфсилләп аңлаттылар. Мондый ачык дәресләр Базарлы Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы урта мәктәпләрендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә булды. Аларда 9-11 сыйныфлар укучылары һәм укытучылар катнашты. Балаларның күпсанлы сорауларына җентекле җаваплар бирелде. Һәр укучыга “Булачак пенсия турында” дигән китапчыклар тапшырылды.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, мәктәп укучылары арасында пенсия белемнәре мәгълүмати-аңлату кампаниясе ел азагынача дәвам итәчәк һәм районның барлык уку йортларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2