Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында мәдәният учреждениеләрен Яңа елга иң матур бизәүгә конкурс игълан ителде
Бәйге нәтиҗәләре Яңа ел төнендә үзәк паркта узасы бәйрәм тантанасында игълан ителә.
(Әлки, 13 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Оешма-учреждениеләр, клублар биналарын, шәхси йортларны Яңа елга иң матур бизәүгә һәм кар-боз сыннар ясауга район бәйгесе игълан ителде, дип яза җирле басма.
Иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа елга ике атнадан артык кына вакыт калып бара. Бу бәйрәмне елдан-ел матуррак бизәнеп-төзәнеп каршылау районда күркәм гадәткә әйләнде. Менә быел да декабрь керүгә оешма-предприятиеләр үз тирәләренә чыршылар бизәп куюга керештеләр. Уңган-өлгер хуҗалар йорт тирәләрен матурлый башладылар. Район үзәгенең Көньяк урамында яшәүче Латыйповлар һәм Крайнов урамындагы Мысыргалиевләрнең өйләре тирәсеннән сокланмый-хозурланмый үтеп булмый. Алар аллы-гөлле утлар белән шулкадәр купшы итеп бизәлгән. Бу гаиләләр елның-елында Яңа ел бәйгесендә алдынгы урыннарны алып киләләр шул. Алардан үрнәк алып, барыбыз да өйләребездә, урамыбызда, авылыбызда Яңа ел рухы, бәйрәм күтәренкелеге тудырыйк!
Бәйрәмгә иң матур бизәнгән, иң күркәм сыннар ясаган оешмаларны, шәхси йортларны һәм мәдәният учреждениеләрен махсус комиссия ачыклаячак. Бәйге нәтиҗәләре Яңа ел төнендә үзәк паркта узасы бәйрәм тантанасында игълан ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз