news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында өлкәннәр өчен “кайнар линия” оештырыла

9 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә өлкәннәр өчен “кайнар линия” эшләячәк.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). 9 октябрьдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә өлкәннәр өчен “кайнар линия” эшләячәк. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 

Әлеге чара өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла. Район халкының сорауларына сәламәтлек саклау, социаль яклау, социаль иминиятләштерү, Пенсия фонды, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар вәкилләре җавап бирәчәк. Сорау һәм тәкъдимнәрегезне 2-00-54 телефоны буенча тапшыра аласыз. 

news_right_1
news_right_2
news_bot