Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында “Җәлил укулары” бәйгесенда 108 бала катнашты
Бәйгенең җиңүчеләре дипломнарга, бүләкләргә ия булды.
(Әлки, 7 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында Балалар иҗат йортында беренче халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге чара әдәби сүзгә, күренекле шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту йөзеннән оештырылды. Бәйге җиде номинация буенча узды. Анда 3 яшьтән 17 яшькәчә 108 бала катнашты. Балалар Муса Җәлил әсәрләрен татар, рус һәм чуаш телләрендә яңгыраттылар.
Шулай ук Муса Җәлил һәм яшь җәлилчеләр турында рәсем бәйгесе дә оештырылган иде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары Җәлил белән бәйле урыннарны видеоязмага төшерделәр. Мәгълүм ки, 1934 елда шагыйрь Муса Җәлил Чуаш Кичүе авылында өч айлык иҗат командировкасында булып киткән.
Бәйгенең җиңүчеләре дипломнарга, бүләкләргә ия булды. Аларның эшләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына җибәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз