news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Кыш бабайлар белән Кар кызлары парадка чыкты

Авыллардан килгән гармунчылар паркка килүчеләрне биетеп торды, үзешчәннәр номерлар әзерләгән иде, коймак белән кайнар чәй дә тәкъдим ителде.

 (Әлки районы, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак бистәсе үзәк паркында Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде, дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасы.

Яңа ел каршылап “арыган” халык бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Кыш бабайлар һәр авыл җирлегеннән килгәнлектән (аларның саны кырыктан артып китте!), бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде ул парад. Һәр Кыш бабай, һәр Кар кызы, авыл үзешчәннәре такмак, җыр, бәйрәм котлаулары да әзерләгән иде. Ә алып баручылар төрле уеннар оештырды. Шуңа да тамашачыларга өшеп-туңып торырга туры килмәде. Шунда ук кино челтәре хезмәткәрләре кайнар чәй белән коймак та тәкъдим итеп торды.

Тамашадан төрле җанварлар, әкият геройлары да калмаган иде (аларның күбесе балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре булып чыкты). Үзенчәлекле парадка килгән халык алар белән бик теләп фотога төште.

Бирегә килгән гармунчылардан Апактан Әсхәт Насыйбуллин, Иске Чаллыдан Касыйм Хәмзин, Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов һәм башкалар күңелле көйләр уйнап, паркка килүчеләрне биетеп торды.

Шулай итеп, район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әлеге тамаша яңа ел мәҗлесләреннән бераз арганнарга буыннарны язып, саф һава сулап, күңел ачып алу өчен бик тә урынлы булды, диелә Әлки районы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100