news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында кыргый җанварларга котыру чиренә каршы вакцина ясыйлар

Комиссия утырышында язгы ташу чорында су басу куркынычы булган авылларда йогышлы авырулар таралуга юл куймау чаралары хакында да сүз барды.

(Әлки, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Кыргый җанварларны котыру чиренә каршы вакциналау өчен Әлки районына 10 мең данә препарат кайткан, дип яза раойн матбугаты.

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында хәбәр итте. Ветеринария хезмәткәрләре егерьлар, аучылар белән берлектә “тәмле” вакциналарны төлкеләр, башка кыргый җанварлар өннәре тирәләренә таратып чыгалар. Бу эш инде башланды, аны 30 апрельгә кадәр башкару күздә тотыла. Узган ел әнә шундый саклану чаралары күрү нәтиҗәсендә районда терлек-туарларда һәм җәнлекләрдә котыру чире очраклары теркәлмәде.

Комиссия утырышында язгы ташу чорында су басу куркынычы булган авылларда йогышлы авырулар таралуга юл куймау чаралары хакында да сүз барды. Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot