news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында кукуруз һәм көнбагыш урагы төгәлләнде

Көнбагышның исә гектардан уңышы 16,7 центнер, ә тулаем җыемы 20 мең тоннага якын тәшкил итте.

(Әлки, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында бөртек өчен үстерелгән кукуруз 5471 гектардан, көнбагыш 11915 гектардан тулысы белән җыеп алынды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Районда бу кыйммәтле культураларны уңышлы игеп, алардан югары уңыш алып эшләү тәҗрибәсе зур хәзер. Кукурузны нигездә “Кызыл Шәрык-Агро” үстерә. Ә көнбагышны бу җәмгыять отрядлары да, “Хузангай” һәм “Яшь көч”тә, кайбер фермерлар да игәләр.

Бөртек өчен кукуруз туклыклылыгы белән дә, уңышы белән дә башка культуралардан бер башка югары. Аны быел игенчеләр 25,9 мең тонна җыеп ала алдылар. Уңыш гектардан 47,4 центнер чыкты. Көнбагышның исә гектардан уңышы 16,7 центнер, ә тулаем җыемы 20 мең тоннага якын тәшкил итте.

Әлеге культуралар бөртеген хәзер элеваторда киптереп, югалтуларсыз саклауга кую бурычы тора. Район элеваторы бу эш белән тәүлек әйләнәсе мәшгуль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100