news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында космонавт Александр Баландин мәктәп укучылары белән очрашты

Укучылар Александр Баландиннан мәктәптә ничек укуы, ничек космонавт булып китүе, космонавтлар тормышы хакында кызыксындылар.

Әлки районында космонавт Александр Баландин мәктәп укучылары белән очрашты
alki-rt.ru

(Әлки, 14 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында космонавт Александр Баландин мәктәп укучылары белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Александр Баландинның моңа кадәр дә районга берничә тапкыр килгәне бар. Ул С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена космос белән бәйле кызыклы экспонатлар да тапшырган иде.

Бу кайтуында космонавт район музеенда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары белән очрашты. Шундый ук очрашулар Чуаш Кичүе һәм Юхмачы мәктәпләрендә дә узды.

Укучылар Александр Баландиннан мәктәптә ничек укуы, ничек космонавт булып китүе, космонавтлар тормышы хакында кызыксындылар, аның белән бергә фотога төштеләр. Кунакны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов озатып йөрде.

Мәгълүм булганча, бортинженер Александр Баландин (1953 елда туган) 1990 елда “Союз ТМ-9” кораблендә һәм “Мир” орбиталь станциясендә космоска 179 тәүлеккә сузылган очыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot