news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында комбайннарны уракка әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде

Уракка иң яхшы әзерлек “Хузангай” җәмгыятендә булуы ачыкланган.

(Әлки, 23 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында комбайннарны уракка әзерлеген тикшерү буенча комиссия эшләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел районда 32 мең гектарда бөртеклеләр уңышын җыеп алу бурычы тора. Бу эшне башкару өчен хуҗалыкларда 103 бөртек суктыру комбайны бар.

Белгечләр райондагы барлык комбайннарның 85 проценты бүгеннән кырга чыгарга әзер, дигән нәтиҗәгә килделәр. Калганнарын карап - төзәтеп бетерәсе бар. Уракка иң яхшы әзерлек “Хузангай” җәмгыятендә булуы ачыкланган. Икенче урында – “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы.

Тулаем алганда комиссия районда урып-җыюга әзерлекне уңай бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100