news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында китапханә биналарын төзекләндерүгә 15 миллион сум биреләчәк

Бу акчага эчке эшләр бүлегенең элеккеге бинасы ремонтланачак.

(Әлки, 27 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районы  үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе өчен бина төзекләндерүгә 15 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип яза җирле басма.

Бу акчага эчке эшләр бүлегенең элеккеге бинасы ремонтланачак. Балалар китапханәсе беренче катта урнашыр, ә үзәк китапханәгә икенче кат бирелер дип планлаштырыла.

Ремонт эшләрен башкарачак подрядчы билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot