news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде

Нәтиҗәдә Әлки командасы беренчелекне алды. Икенче урында – Димитровград, өченче – Зәй командалары.

(Әлки, 9 май, "Татар- информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базары Матакта “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап зур спорт чарасы - киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде, дип яза район газетасы.

Әлеге бәйгегә Казаннан ике команда, Димиторвград шәһәреннән өч команда, Әлмәттән ике команда, шулай ук Зәй каратэчылары килде. Әлки районы данын район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендәге “Патриот” балалар хәрби-спорт клубы спортчылары яклады.

Келәмдә 7 яшьтән 14 яшькәчә 85 каратэчы көч сынашты. Әлкилеләр, зур осталык һәм тырышлык күрсәтеп, иң күп җиңүләрне яуладылар. Нәтиҗәдә Әлки командасы беренчелекне алды. Икенче урында – Димитровград, өченче – Зәй командалары.

Бәйгене оештыручылар зур матди ярдәм күрсәткәне өчен “Хузангай” ҖЧҖ җитәкчесе Евгений Михайлович Чугуновка ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot