news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында кинога йөрү популярлаша

Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсүче малайларны, кызларны бушлай кинога чакыралар.

Әлки районында кинога йөрү популярлаша
архив/Рамиль Гали

(Әлки, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки киноучреждениесе бәйрәм көннәрендә халыкны яңа фильмнар белән сөендерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөтен Россия кинотеатрларында барган "Снежная королева: Зазеркалье", "Елки последние", "Полицейский с Рублевки", "Три богатыря и наследница престола" кебек киноларны карарга килүчеләр аз түгел.

Бүген исә биредә балаларны көтәләр – Базарлы Матак мәктәбе укучылары 3Д форматта мультфильм караячаклар. 4 гыйнварда, социаль яклау бүлеге аша хәйрия сеанслары оештырыла. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсүче малайларны, кызларны бушлай кинога чакыралар.

Киноның соңгы сеансы 21.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot