news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында “Кар машинасы” операциясе башланды

Кар машиналары да дәүләт теркәлүе, техник күзәтү үтәргә тиеш.

(Әлки, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр “Кар машинасы” операциясе үткәрелә, дип яза җирле басма.

Кар машиналары да дәүләт теркәлүе, техник күзәтү үтәргә тиеш. Шулай ук әлеге техника белән идарә итүченең тиешле документлары булуы зарур. Дәүләт техник күзәтчелегенең район буенча начальнигы Андрей Петухов әйтүенчә, кар машиналарына таләпләр автомобильләргә булган кебек үк җитди. Бу әлеге транспорт белән хәвефсез идарә итү максатында оештырыла. Кар машинасы булганнар аның белән файдалана башлаганчы техниканың төзеклегенә инанырга, барлык документларын тәртипкә китерергә тиешләр. Операция барышында әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә. Сораулар белән 89274020342 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100