Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында көзге чәчүнең яртысыннан артыгы башкарылды
Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар.
(Әлки, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында көзге чәчүнең яртысыннан артыгы башкарылды, дип яза җирле басма.
Район механизаторлары 12300 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкардылар. Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 53 процентын тәшкил итә.
Белгечләр уҗым культураларын сентябрьнең 10 ына кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Быел районда көзге чәчү мәйданнарын узган елгыдан арттырырга җыеналар. Былтыр уҗым культуралары 21800 гектарда чәчелсә, быел аны 23 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар.
Чәчү эшләре бигрәк тә “Кызыл Шәрык-Агро”ның Көньяк Әлки филиалында әйбәт алып барыла. Биредә чәчүне планлаштырылган мәйданнарның 90 проценттан артыгында башкардылар инде. Бу филиал бөртеклеләр урагын да районда беренче булып тәмамлады. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кырларда эшне бераз тоткарлады. Әмма җир эшкәртү өчен яңгыр да бик кирәк иде. Басулар хәзер йомшап калды. Димәк, чәчү эшләре темпы да арта төшәр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз