news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында күпбалалы ике гаилә Татарстан Дәүләт торак фонды төзегән өйләргә күчте

2017 ел башыннан, Дәүләт торак фонды программалары буенча, барлыгы 4 мең фатирлы 93 йорт файдалануга тапшырылган.

(Әлки районы, Түбән Салман, 10 август, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанның Әлки районында ике күп балалы гаилә өй туе уздырды. Түбән Салман авылында бүген яңа йорт ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Ә шушы көннәрдә мондый чара Татар Шәпкәсе авылында да булып үтә.

Түбән Салман авылында яшәүче күпбалалы Мәҗитовлар гаиләсе 5 бүлмәле, 126 квадрат метрлы йорт ачкычларына ия булды. Равилә һәм Вәлит 8 бала үстерә, дөрес, өлкән уллары, күптән түгел генә өйләнеп, ата-аналарыннан аерым яши башлаган. Әлеге гаилә яңа йортны үзләренең элекке тораклары белән янәшә булган күрше участокта төзергә була.

Яңа йорт ачкычларын тапшыру тантанасында шулай ук республика Дәүләт торак фонды вәкиле бар иде. Әлеге оешманың мәгълүмати сәясәт бүлеге җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, Мәҗитовлар гаиләсе Әлки районында яңа йортлы булган бердәнбер гаилә түгел. "Алардан кала, яңа йорт ачкычлары Татар Шәпкәсе авылында яшәүче күпбалалы Лаврентьевлар гаиләсе дә алган. Аларның йорты да 126 квадрат метрлы. Ике торак та Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән, ә техник заказчы — "Главинвестстрой" оешмасы. Агымдагы ел башыннан Дәүләт торак фонды программалары кысаларында барлыгы 4 мең 240 фатирлы 93 йорт кулланышка тапшырылган", — дип белдерде Гүзәл Рәхмәтуллина.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда торак шартларын яхшыртуга бөтен республика буенча 50 күпбалалы гаилә сертификат алган, шул ук вакытта аларның 16сы инде яңа фатирга күченә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100