news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында күчмә мобиль поликлиника авыруларны кабул итә

Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган.

Әлки районында күчмә мобиль поликлиника авыруларны кабул итә
alki-rt.ru

(Әлки, 4 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында республика клиник хастаханәсенең күчмә мобиль поликлиникасы 200гә якын пациентны кабул итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда икенче атна рәтән күчмә мобиль поликлиника эшли. Сала халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика клиник хастаханәсе табиблары үзләре авылга килде.

Үзәктән читтә урнашкан һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан әлеге программа “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Медицина үзе халык арасына чыгарга тиеш – бу “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башлангычы. Шундый тәкъдим белән ул Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә республикада дүрт мобиль медицина комплексы сатып алынды. Һәм алар августтан авыл халкына хезмәт күрсәтә башлады.

Республика дүрт зонага бүленде. Һәр мобиль поликлиника төбәкнең әйдәп баручы бер медицина учреждениесенә беркетелде. Безнең район – республика клиник хастаханәсе карамагында.

“Тәгәрмәчле поликлиника” районга узган атна башында килде. Ул биш көн дәвамында Юхмачыда әлеге кустка керүче авыллар халкына хезмәт күрсәтте. Ә бу атнада Хузангайда пациентларны кабул итте. Киләсе атнада исә мобиль медицина комплексы Салман кустында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерәчәк.

Мобиль поликлиника – тулы бер медицина кластеры. Анда бөтен кирәкле нәрсә: теркәү өстәле, функциональ диагностика кабинеты, табиблар кабинетлары бар. Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Аны йөк “Камаз”ы  күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.

–Күчмә поликлиникада авыруларны кардиолог, невролог, хирург, эндокринолог кебек тар профильле белгечләр кабул итә,–ди район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Игорь Леонтьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100