Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында июль аенда 12 бала туган, 13 гаилә төзелгән
Ә ел башыннан бирле 60 бала дөньяга килгән, 44 гаилә төзелгән.
(Әлки, 6 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Июль аенда район ЗАГС бүлегендә яңа туган 12 сабый теркәлгән, 13 пар никахлашкан, дип яза район газетасы.
Ә ел башыннан бирле 60 бала дөньяга килгән, 44 гаилә төзелгән. Кызганыч, аерылышулар да кимеми. Үткән айда 7 гаилә таркалган, ә ел башыннан 23 пар аерылышкан. Тагын бер күңелсез мәгълүмат: июльдә 22 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән, ә җиде айда 172 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: былтыр июльдә 11 бала туган, 10 туй булган, 4 пар аерылышкан, 20 кеше вафат булган. Ә ел башыннан 97 нарасый дөньяга килгән, 45 никах теркәлгән, 17 гаилә таркалган, 159 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз