Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Иске Алпар һәм Иске Камка авылларында яңа спорт мәйданчыклары ачылды
Күрше авылларның икесендә дә спорт корылмалары дәүләт программасы нигезендә төзелде.
(Әлки, 18 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районы Иске Алпар һәм Иске Камка авылларында яңа спорт мәйданчыклары ачылды. Күрше авылларның икесендә дә спорт корылмалары дәүләт программасы нигезендә төзелде, дип яза район газетасы.
Иске Алпарда мәдәният йорты янәшәсендә волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы пәйда булды. Барлык тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән 30х18 метр зурлыктагы мәйданчык тирәсе сетка белән тотып алынган, идәненә резина вагы түшәлгән.
Алпарда спортны үз итәләр, бигрәк тә волейбол уйнарга яраталар. Бу авылның яшьләр җыелма командасы инде 11 ел рәттән волейбол буенча район чемпионатында алдынгылыкны үз кулында тота.
Мәйданчык ачылган көнне үк Иске Алпар урта мәктәбе физкультура укытучысы Раил Гатауллин җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар командасы аны сынап карадылар – баскетбол матчы үткәрделәр. Кызыл һәм сары төстәге махсус формаларга киенгән яшьләр спортның бу төрендә дә осталыкларын күрсәттеләр.
– Мондый заманча волейбол һәм баскетбол корылмасын яшьләр бик кирәксенә иде. Ә балалар өчен уен мәйданчыгын без узган ел халыктан җыелган үзара салым акчасына төзеп куйдык, ул да буш тормый, – ди Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов.
Иске Камка авылында узган җәйдә яңа мәдәният йорты ачылган иде. Менә аның каршында спорт һәм уен мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Биредә балалар өчен төрле уен һәм спорт җайланмалары урнаштырылган. Мускулларын ныгытырга теләгән олылар да махсус тренажерларда шөгыльләнә ала. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберов әйтүенчә, яңа спорт мәйданчыгына авылның яше-карты сөенгән. “Бүгенге яшьләрнең, димәк, киләчәк буынның сәламәтлеге өчен бик кирәк мондый корылмалар. Мондагы җиһазларны даими файдалансак та, саклап кына тотарбыз”, – ди башлык.
Ике авылда да яңа спорт объектларын ачу тантаналарында район башлыгы Александр Никошин катнашты. Авыл кешеләрен бу шатлыклы вакыйга белән котлап, ул мәйданчыкларны бер дә буш тотмаска, спорт белән даими шөгыльләнергә өндәде.
– Авылларда халыкның яшәү шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләнә. Бүген ачылган объектлар – шуның бер мисалы. Аларны рәхәтләнеп файдаланыгыз. Иң мөһиме– халык сәламәт булсын, авыллар яшәсен, балалар күбрәк тусын, – диде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз