Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында исереп рульгә утыручылар күбәйгән
Аларны 30 мең сум штраф 1,5-2 ел автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә.
(Әлки, 14 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында исереп рульгә утыручылар күбәйгән. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында өч исерек йөртүчене тоткарлаган, дип яза җирле басма.
Алкоголь кулланып рульгә утыручыларга карата җәза чаралары шактый кырысланды. Бу нәтиҗәсез калмады: күпләр, аз гына махмыр булса да, транспорт белән идарә итәргә җөрьәт итмиләр. Эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүчеләр дә кимегән иде. Ә менә узган атнада, зур бәйрәмнәр булмаса да, юлда исерекләр ишәйгән – инспекторлар салмыш хәлдә машина белән идарә итүче өч йөртүчене туктатканнар. Сәрхүшләргә карата беркетмәләр төзелгән һәм судка юлланган. Аларны 30 мең сум штраф 1,5-2 ел автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителү көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз