news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында ир-егетләр арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана

Командалар арасында район чемпионатына 3 октябрьдә старт бирелә.

(Әлки, 1 октябрь, Татар-информ, "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында ир-егетләр арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана. Һәр елны районыбызда волейбол буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелә. Ул гадәттә көз айларында башлана һәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан төгәлләнә, диелә район хәбәрендә. 

Дүрт айдан артык дәвам итәсе бәйгедә район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Әлегә командаларны туплау бара, беренче күнегүләр үткәрелә.

Бераз соңрак хатын-кызлар командалары арасында да волейбол ярышлары башланачак. Аларның җиңүчеләре 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ачыкланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot