news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы узды

Әлки районы медицина хезмәткәрләре велосипед ярышларында катнаштылар.

(Әлки, 12 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 2018 ел Татарстанда Ир-атлар сәламәлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Кама арты районнарында “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы игълан ителде. Безнең район эстафетаны Нурлаттан кабул итте һәм Спас районына тапшырды, дип яза җирле басма.

Атна дәвамында Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе төрле чаралар үткәрде: ир-атлар күбрәк булган коллективларда эш урыннарына барып аларның сәламәтлекләрен тикшерделәр. Медицина хезмәткәрләре ир-егетләрнең кан басымын үлчәделәр, аны ничек контрольдә тоту турында киңәшләрен бирделәр, дарулар кабул итәргә өйрәттеләр. Бу эш алга таба дәвам иттереләчәк.

Медицина хезмәткәрләре шулай ук Ир-атлар сәламәтлеге елына багышланган велосипед ярышларында катнашып призлы урыннар алдылар. Хастаханәдә эшләүчеләр “Компьютер дизайны” плакатлары” республика конкурсында да катнаштылар. Хастаханәнең барлык подразделениеләрендә Сәламәтлек почмаклары булдырылды. Хастаханә базасында сәламәт яшәү рәвеше, ВИЧ-инфекцияне, хроник гепатитларны кисәтү турында акцияләр үткәрелде – анда катнашучыларга буклетлар таратылды, кан анализы алынды һәм УЗИ тикшерүе үткәрелде. Шулай ук гомумпрактика табиблары ир-егетләрне кабул иттеләр, ә поликлиникага килүчеләргә көн дәвамында видеороликлар күрсәтелде.

Кешелек дөньясының көчле вәкилләре, табиб-урологка килеп күренеп китәргә кирәклеген онытмасагыз иде. Сәламәтлегегезгә кагылышлы бернәрсә дә борчымаса да, елына бер тапкыр тикшеренү узуны үзегез өчен кагыйдә дип санагыз. Беркайчан да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Сәламәт буласыгыз килә икән, дөрес тукланыгыз, зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100