news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында инвалидлар спартакиадада көч сынаштылар

Алар пауэрлифтинг, дартс, шахмат, өстәл теннисы һәм ату ярышларында көч сынашып, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

(Әлки, 8 декабрь, "Татар-иинформ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы “Алинә” универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен зур спорт бәйрәме оештырылды, дип яза җирле басма. 

Сөенечкә, районыбызда яшәүче инвалидлар арасында җәмгыять тормышында актив катнашучылар, спорт белән яратып шөгыльләнүчеләр шактый. “Алинә”дә үткәрелгән бәйгеләрдә дә алар бик теләп катнаштылар. Пауэрлифтинг, дартс, шахмат, өстәл теннисы һәм ату ярышларында көч сынашып, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Һәр төр буенча җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар дипломнарга, кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Аннан соң ярышларда катнашкан һәркем “Йолдызлык” кафесына чәй мәҗлесенә чакырылды. Бу чара “Әлки” фонды средстволарына оештырылды. Биредә район мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә катнашучыларга “Хузангай” ҖЧҖ әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылды.

Инвалидлар спартакиадасын үткәрүдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе дә зур өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot