news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында инвалидлар декадасы чорында кинотеатрларда ташламалар булачак

Районның кино учреждениесе 1-10 декабрьдә популяр фильмнар күрсәтәчәк.

 (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында 1-10 декабрьдә узачак Инвалидлар декадасы чорында әлеге категория гражданнарга кинофильмнарны ярты бәягә күрсәтәчәк, дип хәбәр итә район газетасы.

Районның кино учреждениесе декада чорында популяр фильмнар күрсәтәчәк. “Колос” кинотеатрында көн саен фильмнар булачак. Моннан тыш райондагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 2 декабрь көнне киносеанслар оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot