news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде

Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде

 (Әлки, 28 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").Әлки районы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар патшабикәсе, Кышкы буран, Төлке белән Бүре, Емеля һәм Убырлы карчык (бу рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре бик оста башкардылар) балаларның күңелләрен күрделәр: төрле кызыклы конкурслар, ярышлар оештырдылар, уйнаттылар-биеттеләр. Кечкенә әлкилеләргә бүләкләрне Хәйруллинның Хәйрия фонды әзерләгән, Хузангай мәктәбе татлы компот, йомшак күмәчләр белән сыйлады

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100