news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында ике меңгә якын бала бишәр мең сум бүләк алачак

Җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә Яңа елга һәр балага бишәр мең сум акча биреләчәк.

(Әлки, 21 декабрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында ике меңгә якын бала бишәр мең сум бүләк алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 17 декабрьдә булган зур матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза район газетасы.

«Быел эпидемиология чикләүләре аркасында балаларның чыршы бәйрәмнәре белән бәйле массакүләм чаралар булмый. Ә бит бу киләчәккә өметләр белән бәйле аерата күңелле бәйрәм. Мин хөкүмәт белән, президент администарциясе белән киңәшләштем дә, ил күләмендә балаларга бүләк ясарга дип килештек. Ул әллә ни зур түгел, тыйнак бүләк, әмма җиде яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләргә, һәр балага бишәр мең сум түләнәчәк», — диде Владимир Путин.

Дәүләт статистикасының район бүлеге мәгълүматына караганда, районда җиде яшькә кадәрге 1717 бала исәпләнә. Алар барысы да акчалата Яңа ел бүләген алачак. 


news_right_1
news_right_2
news_bot