Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында хоккей буенча район беренчелеге үтте
Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы анда дан яулады.
(Әлки районы, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Татарстанның Әлки районында Яңа ел каникуллары чорында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Әлки районында хоккей сезонына узган елның декабрь ахырында старт бирелгән иде. Сезонның беренче ярышы “Алинә” универсаль спорт залы каршында яңа төзелгән хоккей тартмасында узды. Соңгы бер-ике елда районда барлык таләпләргә җавап биргән хоккей тартмалары төзелгән иде, аларның икесе “Татнефть” берләшмәсе ярдәме белән булдырылды.
Һәм менә гыйнварның беренче атнасында Чуаш Кичүе, Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авылларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Чуаш Кичүе мәктәбе командасы икенче, Түбән Әлкинеке өченче урынга чыкты.
Алга таба да әлеге шугалакларда хоккей буенча күп төрле ярышлар үткәрү күздә тотыла, диелә Әлкидән алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз