news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол чемпионнары ачыкланды

Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында район чемпионы исемен Борискино авыл җирлеге командасы яулады.

Әлки районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол чемпионнары ачыкланды
alki-rt.ru

(Әлки, 7 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында ярты ел буе дәвам иткән район чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

31 мартта 14 команда арасыннан финалга чыгучылар көч сынашты. “Алинә” универсаль спорт залында бәйге көне буе дәвам итте.

Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында район чемпионы исемен Борискино авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – “Альянс” (Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Н. Дәүли исемендәге гимназия командасы), ә өченче урынны Базарлы Матак район хастаханәсе командасы алды.

Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot