Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында халыктан сөтне 22 сумнан кабул итәләр
Быелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Әлки райнында быелның 11 аенда халыктан 7300 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" яза.
Тапшырылган продукция өчен халыкка 138 миллион сумнан артык акча таратылган. Хуҗалыкларында сыер тотучылар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк сатканнар. Райондагы “Молпром” һәм Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе халыктан сөтне килограммын 22 сумнан кабул итә. Бу югары бәя. Алга таба сөтнең бәясе тагын да артыр дип көтелә. Савым сыеры асрау мәшәкатьле булса да, хәзер кереме дә сизелерлек инде. Күпләр ике сыер янына өченчесен алып, сөтбикәләре санын ишәйтергә тырыша.
Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов үзенә сөт тапшыручыларга саву аппаратлары алырга да булыша. Быел гына да ул шәхси хуҗалыкларга 45 саву аппараты алып кайтып биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз