Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында Хач ману өчен биш бәке изгеләндерелә
Православие динен тотучылар 19 гыйнвар төнендә иң зур бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үтә.
(Әлки, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында Хач ману өчен биш авылда сулыклар изгеләндереләчәк. Әмма чуму өчен бәкеләр ике урында — Базарлы Матакта һәм Сихтермә-Хузангайда гына җиһазландырыла.
Район басмасы хәбәр иткәнчә, Чуаш Шәпкәсендәге чишмә суын изгеләндерү бүген 22.00 сәгатьтә үткәрелә. Тик биредә коену булмаячак. Сихтермә-Хузангай авылындагы сулыкта бәке-иорданьдагы суны изгеләндерү һәм коену 23.30 сәгатьтә оештырыла. Базарлы Матактагы Актай буасында суны изгеләндерү һәм бәкегә чуму 24.00 сәгатьтә булачак.
Түбән Колчурино, Иске Матак, Борискино авыллары буалары һәм чишмәләрендә дә су изгеләндереләчәк. Аннан суны алырга мөмкин була. Әмма бу сулыклар коену өчен җиһазландырылмый.
Сулыклар янында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, табиблар кизү торачак. Быел шулай ук Роспотребнадзор таләпләренең дә һичшиксез үтәлүе зарур. Аерым алганда, суны изгеләнлдерү тантанасында катнашучылар һәм коенырга килүчеләр арасында 1,5 -2 метр дистанция сакланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз