news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында гражданнар оборонасы идарәсе “Буран” өйрәнүләре үткәрде

йрәнүләрдә уңышлы катнашкан, үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәгән һәр хезмәткә рәхмәт белдерелде.

(Әлки, 20 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). 19 февральдә гадәттән тыш хәлләр буенча  Әлки районы комиссиясе һәм көч структуралары берлектә үткәргән өйрәнүләр әнә шул мәсьәләгә юнәлтелгән иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Билгеләнгән сәгатькә – иртәнге 7гә өйрәнүләрдә катнашучы барлык хезмәтләр үзләренең махсус транспортлары белән тулы составта “Алинә” универсаль спорт залы каршында җыелганнар иде.

Район гражданнар сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина тренировканың темасы һәм бурычлар белән таныштырды. Өйрәнүләр “Буран” һәм “Су басу” планлы чараларын башкаруга багышланды. Аларны тормышка ашыру буенча һәр хезмәт алдына нинди бурычлар куелуы әйтелде.

Тренировканың җитәкчесе – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев һәр хезмәт вәкиленнән узган төндәге буран белән бәйле вәзгыять хакында сорап чыкты. Районда электр, газ белән тәэмин итү буенча өзеклекләр булмаган. Ә юл хезмәткәрләре төне буе трассаларны кар көртләреннән арчып торганнар. Бер сүз белән әйткәндә, табигать көйсезлегенә карамастан, районда тормыш гадәти темпта дәвам итә.

Өйрәнүләрдә уңышлы катнашкан, үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәгән һәр хезмәткә рәхмәт белдерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100