news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында гаилә кыйммәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды

Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.

(Әлки, 10 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы китапханә хезмәткәрләре Базарлы Матакның Үзәк паркта гаилә кыйммәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырды, дип яза район газетасы.

Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Паркка килүчеләр игътибарына тәгъдим ителгән китап-иллюстрация күргәзмәсе дә “Өч мәңгелек хакыйкать: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталды. Күргәзмәне караучылар гаиләнең роле, гаилә мөнәсәбәтләрен кору, балалар тәрбияләү турындагы китаплар белән таныша алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100