Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында гүзәл затлар өчен бәйрәм мәҗлесе оештырылды
Хезмәт алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
(Әлки, 7 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Район үзәге Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесына районның төрле тармакларында хезмәт куючы уңган-булган хатын-кызлар кунакка чакырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Аларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев котлады. Ул кунакларга район башлыгы Александр Никошинның тәбрикләүләрен җиткерде, авыл хуҗалыгында, төрле оешма-предприятиеләрдә тырышып хезмәт куючы, үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаручы хатын-кызларыбызга рәхмәт белдерде.
Авыл җирлекләре белән җитәкчелек итүче хатын-кызларны ир-ат коллегалары исеменнән Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев котлады.
"Барыбыз да беләбез, хатын-кызның өйдә, йорт-җирдә дә эш-мәшәкатьләре санап бетергесез. Ә җирлек башлыгы йөген иңнәренә салган гүзәл затлар әллә никадәр авыллар мәшәкатьләрен дә хәл итәләр. Нәфис, көчсез затлар дип исәпләнгән хатын-кызлар кайчагында ир-атлар эшли алмаганны булдыра. Без сезгә сокланабыз, күп нәрсәдә сездән өйрәнәбез", – диде ул, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова да кунакларны мактау, зурлау сүзләре белән үсендерде. Ул шулай ук хатын-кызларны демография мәсьәләләрен хәл итүгә зуррак өлеш кертергә, бәбиләрне күбрәк табарга өндәде.
Хәйруллин Хәйрия фонды бәйрәмгә килгән һәр хатын-кызны истәлекле бүләкләре белән сөендерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз