news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында фермер татар токымыннан булган атлар үрчетә

Бүген хуҗалыкта 200 ләп шундый ат бар, ел саен 100-120 тай туа, ат итен фермер "Казан" агросәнәгать паркында сата.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Әлки муниципаль районындагы Татар Әхмәте авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

"Бу атлар кышкы салкыннарга аеруча чыдам, – дип сөйли Фәнис Бакиров. – Без аларны иртә яздан басуга чыгарабыз, кыш кергәч кенә яңадан урыннарына кайтарабыз. Алар тау итәкләрендә дә, урманда да үзләренә азык таба ала. Алар өчен хәтта бүре дә куркыныч түгел – урманда очраган теләсә нинди ерткыч җанварга каршы торырга сәләтлеләр". 

Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 ләп шундый ат бар. Аларны Фәргать Бакиров һәм абыйлы-энеле Әмир һәм Дамир Нуруллиннар карый.

Фәнис Бакиров сүзләренә караганда, фермада ел саен 100-120 тай туа. Крестьян-фермер хуҗалыгында шулай ук эре мөгезле терлекләр дә бар. Ат итен һәм сыер итен фермер  “Казан” агросәнәгать паркында сата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100