news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесенең зона туры узды

Зона туры җиңүчеләре ноябрьдә булачак гала-концертта чыгыш ясарга чакырылачак.

 (Әлки районы, 16 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар бәйгесенең зона туры узды, дип яза җирле басма.

Анда Кама аръягының тугыз районыннан йөздән артык гармунчы катнашты. Зона бәйгесендә Әлки районы данын мәдәният йорты һәм музыка мәктәбенең “Илһам” (“Вдохновение”) җыелма ансамбле, авыл гармунчылары, мәдәният хезмәткәрләренең “Туган як” җыелма ансамбле, Югары Әлки һәм Әхмәт авыллары солистлары яклады. Зона туры җиңүчеләре ноябрьдә булачак гала-концертта чыгыш ясарга чакырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot