news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Европа илләреннән кайтарылган нәселле таналар бозаулый башлады

Чуаш Кичүе комплексына кайтарылган 1200 баш тананың 300е бозаулаган.

(Әлки, 8 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына быел Европа илләреннән кайтарылган нәселле таналар бозаулый башлады, дип яза җирле басма.

Чуаш Кичүе комплексына кайтарылган 1200 баш тананың 300 е бозаулаган.

Ел башында Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядән, Голландиядән һәм Германиядән голштин-фриз токымлы буаз таналар кайтарылган иде. Аларны комплекс җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин мал белгечләре белән шул илләрдән үзе сайлап алып кайтты.

Таналар әйбәт кенә бозаулыйлар. Беренче бозаудан соң көнгә 25-26 килограмм сөт бирәләр. Әлеге нәселле сыерлар дөньяда иң сөтлеләрдән санала. Алар көнгә 40 килограммга чаклы сөт бирергә сәләтле.

Бүген Чуаш Кичүе комплексы тәүлеккә 24 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озата. Якын киләчәктә алар яңа кайтарылган нәселле таналар хисабына әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттырырга планлаштырып торалар, диелгән район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100