news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында этләргә ау оештырыла

Бу эш язга чаклы дәвам итәчәк

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Әлки районы авылларында хуҗасыз этләрне аулау чаралары оештырыла башлады. Бу эш язга чаклы дәвам итәчәк

Авыл урамнарында иясез этләр күбәйде: алар шунда яшәүче халык, бигрәк тә балалар өчен зур куркыныч тудыра. Этләрдән кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт та зыян күрә. Авыл җыеннарында кешеләр еш кына мондый этләрне юк итү чараларын күрүне сорап мөрәҗәгать итә. Сукбай этләрне аулау язга чаклы дәвам итәчәк. Этләрен бәйдә тотмыйча, урамда йөртүче хуҗалар исә административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot