Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов призларына билбау көрәше ярышлары булды
Үткән шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән егетләр-кызлар билбау көрәшендә көч сынаштылар.
(Әлки, 30 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Үткән шимбәдә Әлкинең “Алинә” универсаль спорт залында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән егетләр-кызлар билбау көрәшендә көч сынаштылар, дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Биредә спортның әлеге төре буенча 2003-2005 елгы малайлар арасында Татарстан беренчелеге һәм 2000-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов призларына ДЮСШ ачык беренчелеге ярышлары булды. Бәйгеләргә Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, Теләче, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнарыннан көрәшчеләр командалары килгән иде.
Татарстан беренчелегендә безнекеләр бигрәк тә уңышлы чыгыш ясады. Рәис Гарифуллин, Альберт Рәхмәтуллин, Илназ Хәмидуллин, Алмаз Хәйруллин, Айдар Фомин, Азат Задаев үз авырлык үлчәмендә җиңүчеләр булдылар.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге районыбызның күренекле эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов призларына оештырылды. Монда Алпар егете Данил Зәйнуллин, Түбән Әлкидән Фәнзил Мисалов һәм Алпар кызы Энже Һадиева ышанычлы җиңүләр яуладылар.
Команда зачетында исә безнең көрәшчеләр беренче урынга чыкты. Икенче – Нурлат, өченче – Чаллы командалары. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз