news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында җәен дә файдаланырлык хоккей тартмасы төзеләчәк

Хоккей тартмасы гадәти түгел, 60х30 метр зурлыктагы уен кырына тулысынча резина түшәләчәк.

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре"). Татарстанның Әлки районында җәен дә файдаланып булырлык пластик хоккей тартмасы төзеләчәк. 2017 елда Базарлы Матакта район Мәдәният йорты янында пластик хоккей тартмасы төзү күздә тотыла, дип хәбәр итә районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Әлеге спорт корылмасы районга республика программасы нигезендә бирелә. Хоккей тартмасы гадәти түгел,  60х30 метр зурлыктагы  уен кырына тулысынча резина түшәлә. Бу аны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Әйтик, җәен биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол да уйнап булачак. Әлеге универсал мәйданчыклар хоккей һәм футбол капкалары, баскетбол кәрҗине, волейбол ятьмәсе элә торган баганалар белән тәэмин ителә. Моннан тыш, кышын җылытыла торган киенү-чишенү бүлмәсе, 100 тамашачыга исәпләнгән трибуна, яктырткычлар да булачак. Пластик тартманы сафка бастыру 7,3 миллион сумга төшә. 

Әлеге яңа корылманы файдалануга тапшыргач районда хоккей, тимераякта шуу кебек спорт төрләре халык арасында киңрәк таралыр һәм көчле командалар тупланыр дигән ышаныч бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100