Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында ел башыннан бирле 114 кешегә карата материаллар судка юлланган
Штраф бурычлары 10 мең сумнан артып китүчеләр исә билгесез срокка транспорт йөртү таныклыкларыннан да мәхрүм ителергә мөмкин.
(Әлки, 2 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында ел башыннан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләмәгән 114 кешегә карата материаллар судка юлланган. Бу турыда район газетасы яза.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күп очракта административ чара күрүгә китерә. Мондый бозулар өчен башлыча штраф салына. Ә штрафны түләү өчен закон белән ике ай вакыт билгеләнгән.
Шушы срокта штрафын түләмәүчеләр өчен административ җаваплылык каралган. Бу – 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр һәм түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә штраф салу.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин хәбәр итүенчә, штрафын вакытында түләмәгән 13 кешене суд административ кулга алуга, 22 кешене мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.
Әҗәтле 45 кешегә штрафларын икеләтә арттырып түләргә туры киләчәк. Штраф бурычлары 10 мең сумнан артып китүчеләр исә билгесез срокка транспорт йөртү таныклыкларыннан да мәхрүм ителергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз