Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында депутатларга ишегалларын төзекләндерү тәкъдимнәрен җиткерделәр
Очрашуларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров һәм район, авыл җитәкчеләре килгән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлки, 9 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын ямьләндерү, анда олылар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы шартлар тудыру турында планнар коралар. Төзекләндерү эшләре анда яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен искә алып башкарылачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Берничә көн элек Базарлы Матакның Базар урамындагы 12 нче һәм Ленин урамындагы 11 нче йортларда яшәүчеләр белән булган очрашуларда әнә шул хакта уртага салып сөйләштеләр.
Очрашуларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров һәм район, авыл җитәкчеләре килгән иде.
Александр Чубаров күп фатирлы йортларның ишегалларын халыкка уңайлы итеп төзекләндерү идеясе белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” берләшмәсе әгъзалары тәкъдим итүе хакында сөйләде.
Депутатлар, депутатлыкка кандидатлар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын төзекләндерү җәһәтеннән алар белән фикер алышалар.
Халыкның барлык тәкъдимнәре бер системага салынып, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына юлланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз