Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк
Районның сөт җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы федераль программа кысаларында грант оттылар.
(Әлки, 15 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгына 5 миллион сум акча биреләчәк. Районның сөт җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы федераль программа кысаларында грант оттылар, дип яза район газетасы.
Аларга, куелган барлык таләпләрне үтәү шарты белән, эшчәнлекләрен җәелдерү өчен 5 миллион сумга кадәр акча биреләчәк. Грантларны Түбән Колчуринодан Виктор Рыжков, Чиябаштан Нияз Минсабиров, Татар Мулла авылыннан Тәлгать Фәттахов, Базарлы Матактан Нина Агапова (аның хуҗалыгы Түбән Биктимердә урнашкан) отканнар.
Моннан тыш “Татарстан республикасында фермер эшчәнлеге башкаручыларга ярдәм” дигән программа нигезендә Иске Коратадан Евгений Яганев сөт җитештерү белән шөгыльләнү, Татар Борнаеннан Минсәит Сафин теплицалар төзеп яшелчә үстерү максатларына грантлар отканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз